вторник, 31 марта 2009 г.

Мөселман-татарлар турында резолюция

Мөселман-татарлар турында резолюция

Россиядә хакимияткә Путин килгәннән соң, Татарстанда һәм башка төбәкләрдә мөселманнарга каршы ачыктан-ачык дошмани сәясәт башланды. 1999 елның ахырында, газ торбасын шартлаттылар, дигән нахак бәла тагып, Кукмара районыннан 12 мөселман-татарны ун-унбиш елга төрмәгә утырттылар. 2004 елның ахырында иллеләп мөселман-татарны, Казанның мең еллыгын шартлатырга җыеналар, дип кулга алдылар һәм утызга якын кешене дистә елларга ирекләреннән мәхрүм иттеләр. Шул елларда Чаллыдан берничә мөселман-татарны, Бөгелмәдә газ торбасын шартлаттылар, дип, 25 елга төрмәгә утырттылар. Хәзер исә Казан шәһәрендә 12 мөселман-татарны, “Хисбу-тахрир”да гаепләп, Татарстанда хәлифәт төзәргә җыенганнар, дип, хөкем итеп яталар, аларны да дистә еллар төрмә тормышы көтә. Күрәсез, сонгы ун ел эчендә Татарстанда йөзгә якын мөселман ир-аты, нахак гаеп белән, ирекләреннән мәхрүм ителгән, алар барысы да безнең милләттәшләребез, дин кардәшләребез, иң актив мөселманнар иде бит!
Аларга тагылган бу гаепләүләр берсеннән-берсе абсурд, кеше ышанмаслык булса да, гарант булырга тиешле Татарстан җитәкчелеге, мөселман кардәшләрне беренче булып якларга тиешле Диния нәзарәте дәшми, җәмәгатьчелек тә бу бичараларның язмышына битраф. Ул гына да түгел, Татарстан Диния нәзарәте, ФСБ белән бергәләп, органнар үзләре үк уйлап чыгарган “Хисбу-тахрир”га каршы эшләргә карар бирде, шулай итеп, хөкем каршына баскан 12 мөселманны төрмәгә утыртырга хокук саклау органнарының кулларын чиште. Бу мөселман-татарларның гаиләләре, яшь балалары, карт ата-аналары бар бит! Инде боларны да, 37нче еллардагы кебек, Себер төрмәләре көтәмени?!
Татар милли азатлык хәрәкәте Татарстанда һәм Россиянең башка төбәкләрендә мөселман-татарларга каршы башланып киткән бу геноцид сәясәтен кискен рәвештә гаепли һәм аларның эшләрен яңадан карауны, аларны төрмәләрдән азат итүне таләп итә! Россиянең җәза органнары махсус рәвештә татар милләтенең иң актив, тәртипле, иманлы катламын юк итәргә алынды, бу хакта дөнья җәмәгатьчелегенә дә белдерер вакыт җитте! Россиянең террорга каршы дип башлаган мәкерле эшләре татарга каршы булып чыкты, бу хакта милләт тә белеп торырга тиеш! Мөселман-татарларны күрәләтә нахак гаеп белән төрмәләргә ыргытканда аларны якламаган Татарстан җитәкчелеге һәм Диния нәзарәте, дин башлыклары Аллаһ алдында, тарих каршында җавап тотачак әле, шуны онытмасыннар иде!
“Хисбу-тахрир” дип гаепләнеп хөкем каршына баскан 12 мөселманны азат итүне таләп итәбез!
Алар кичекмәстән гаиләләренә, ата-аналары, балалары янына кайтырга тиешләр.
Татар иҗтимагый үзәгенең корылтаенда кабул ителде.
2009 ел, 28 март. Казан.

Комментариев нет: