понедельник, 15 июня 2009 г.

Безне нәрсә өчен хөкем итәләр? Билгеле булганча, узган елның ахырында, интернетта һәм матбугаттаМилли Мәҗлес материалларын тараткан өчен билгесез затларга каршыҗинаять эше кузгатылган иде. Эш “билгесез затларга” дип ачылса да,Чаллыда, Казанда, хәтта Мәскәүдә тентүләр һәм компьютер-архивларныалып чыгып китүләр билгеле кешеләрнең өйләрендә, татар миллиоешмаларында булды, шулай ук сорау алу өчен Татарстанның күп кенәшәһәр-авылларына да барып җиттеләр. Хәзер исә Россия Федерациясеҗинаятьләр кодексының 282нче матдәсе буенча ачылган җинаять эшендә төпгаепле кеше итеп мин, ягъни, Милли Мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмовакалдым, бу материалларны үзенең “Чаллы яшьләре” газетасында бастырганжурналист Дамир Шәйхетдиновның эше аерып чыгарылды, аны да мәхкәмәкөтә. Безнең икебезне дә милләтара дошманлык тудыруда гаеплиләр. Безне нәрсә өчен, нәрсәгә нигезләп хөкем итәргә җыеналар соң –укучыларга шул турыда аңлатып китәсем килә. Әмма иң элек 2008 елның 20декабрендә Милли Мәҗлес утырышында кабул ителгән мөрәҗәгатьләргәтукталып үтәргә туры киләчәк. Ул чагында Милли Мәҗлес, Татарстанныңдәүләт суверенитеты турында Декларацияне тануны сорап, БерләшкәнМилләтләр Оешмасына, дөнья халыкларының парламентларына һәмпрезидентларына мөрәҗәгать иткән иде. “Россия хокумэтенен, ДэулэтДумасы хэм Федерация Советынын, бу тоталитар дэулэтнен Президентынын,бигрэк тэ хакимияткэ В.В.Путин килгэннэн сон, татарларга каратаачыктан-ачык урыслаштыру сэясэте алып баруларын, шул сэбэпле алга табататарларнын миллэт буларак Россия составында исэн кала алмауларынбелдерергэ мэжбурбез. Ботен Россия буенча татар мэктэплэрен мэжбурирэвештэ урыс телендэ укытуга кучеру, уз тарихи жирлэрендэ яшэучемоселман балаларына мэктэплэрдэ кочлэп праваслау динен укыту, татартелен идарэ иту, фэн, производство олкэлэреннэн хэм тормыштан этепчыгару процессы башланды, татарларга каршы бу эшлэрнен барысы даРоссия хакимияте тарафыннан планлы рэвештэ хэм максатчан алып барыла”,диелгән иде ул мөрәҗәгатьтә. Прокуратура шушы документларныэкспертизага тикшерергә биргән һәм алардан: “Бу язмаларда урысларгакаршы тискәре фикер тудырыла, алар милләтара дошманлык китерепчыгарырга мөмкин”, дигән бәя алган. Соңгы егерме ел вакыт эчендә татармилли хәрәкәте мондый мөрәҗәгатьләрне күп кабул итте, әмма беркайчанда мондый кара тавышның чыкканы юк иде. Эш нәрсәдә соң? Беренчедән, хәзер вәзгыять башка, Россиядә шовинистик диктатураурнашты, үзенең урыс булмаганнарны үтереп йөрүче“такырбаш”-скинхедлары белән ил фашизмга таба бара. Икенчедән, татароешмалары кабул иткән мөрәҗәгатьләр һәм карарлар күпчелек очрактакәгазьдә генә кала иде, алар төрле сәбәпләр аркасында тиешлеадресатларына барып җитмәделәр. Монда исә куәтле Интернет челтәре һәммилләтпәрвәр татарлар ярдәме белән, Милли Мәҗлеснең мөрәҗәгатьләре тизарада үз адресатларына барып иреште. Менә шушы хәл Россия түрәләренең,җәза органнарының җенен чыгарды, алар бар явызлыклары белән татархалкының Милли Мәҗлесе өстенә ябырылдылар. Россия һәм Татарстанның җәза органнары башта бу эшне бик тирәнгәҗибәреп, илдә дәүләт төзелешенә куркыныч тудыручы яшерен халыкараоешма барлыгын исбатларга алынганнар иде, әмма бу эшләре барыпчыкмады. Беренчедән, Милли Мәҗлес рәсми рәвештә теркәлү үткән иҗтимгыйоешма һәм ул закон нигезендә үзенең җыелышларында теләсә нинди караркабул итеп, аны теләсә кая җибәрә ала. Икенчедән, үзенең уставынигезендә Милли Мәҗлес анда язылган структураларны яңадан торгыза ала,органнар шул кадәр котырып ябышкан Милли Нәзарәт, ягъни, “Сөргендәгехөкүмәт” устав нигезендә эшли башлады. Өченчедән, алар Америка шпионыдип барган кешеләр, ягъни, кызым белән мин, гап-гади татармилләтчеләре булып чыктык. Шуңа күрә органнар хәзергә “милләтарадошманлык” картасын гына уйнатырга булдылар, әмма теләсә кайсы вакыттабезгә каршы “дәүләт җинаятьчесе”, ягъни, “государственный преступник”тамгасын сугарга әзер торуларын кисәттеләр. Һәрхәлдә, бу дәүләт үзетатар милләтенә карата җинаятьче ролендә булса да... Бу урында безне төрмәгә утыртырлык итеп экспертиза уздыргангалимнәр турында да әйтеп үтәргә кирәк, һәрхәлдә, алар өчен галим сүзеәрәм булса да. Милли Мәҗлес кабул иткән мөрәҗәгатьләрнең текстынаКазан галимнәре анализ ясаган, алырның өчесе дә урыс милләтеннән, алар– Казан дәүләт гуманитар-педагогия университеты доценты, психологияфәннәре кандидаты Фролова А.В; Казан дәүләт университеты доценты,филология фәннәре кандидаты Маркелов В.С; Казан дәүләт университетыдоценты, филология фәннәре кандидаты Виноградова Т.Ю. Күрәсез, боларарасында бер генә татар галиме дә, бер генә профессор да, бер генә фәндокторы, бер генә тарихчы да, бер генә сәясәтче-галим дә юк, әкешеләрнең язмышын хәл итәргә алынганнар! Моңа кадәрге мәхкәмәләрдә дәшушы “өчлек”нең исемнәре чагылып киткәнгә күрә, боларны органнар беләнбергә эшлиләр, дигән фикер кала. 22 биттән торган буәләк-экспертизаның үзе турында аерым хезмәт язарлык, һәм ул язылыр даәле, иншаллаһ! Галимнәр өчесе дә Милли Мәҗлес мөрәҗәгатендәге “русскийколониализм” сүзенә бик нык бәйләнгәннәр, һәрхәлдә, урысларның басыпалуын рәсми тарихчылар нәкъ шушы сүзтезмә белән билгеләсәләр дә! Бугалимнәр “урыслаштыру”, “христианлаштыру” сүзләренә дә каршы, имеш,Россия тарихында андый хәлләр булмаган, булган очракта да, бүгенгеурысларның монда катнашы юк икән! Казан алынганнан бирле урыспатшаларының указлары белән меңләгән мәчет-мәдрәсәләрнең юк ителүе,милләтнең бер өлеше көчләп чукындырылу, яңадан ислам диненә кайткантатарларны, пашта фәрманнары белән тереләй яндырып үтерүләр аларбарысы да Россиянең канлы тарихында булган һәм болар өчен праваслаучиркәве, урыс халкы әле татар халкыннан гафу үтенмәде! Алай гына датүгел, мәктәпләргә мәҗбүри рәвештә христиан динен кертеп, татарбалаларын яңача чукындыру, милли телләрне закон белән тыеп, бары тикурыс телендә генә укыта башлау бу – христианлаштыру һәм урыслаштырусәясәте түгелмени?! Әмма Милли Мәҗлес мөрәҗәгатьләренә экспертизауздырган урыс галимнәре бу күренешләрне түгел, шушыларны дөньяга ачкантатар милләтчеләрен гаепли! Алар өчесе дә бу әләкләрен урыскүзлегеннән чыгып, урысларны яклап язган, имеш, без урысларнытүбәнәйтәбез, ә татарларны күтәрәбез икән, ә шул ук вакытта алартатарларны кеше ашаучылар дип язган Мәскәүдә басылып чыккан мәктәпдәреслекләрен күрмәгәнгә салышкан! Урыс матбугаты шыплап тулган“поганый татарин”, “татарская морда” гыйбәрәләрен дә күрми алар,нацменнарны суеп йөрүче урыс фашистларын да күрми, татар мәктәпләренеңябылуына да күз йома урыс галимнәре, чөнки аларныкы бетми бит,аларныкы ябылмый! Илдә вәзгыятьнең шушындый хәвефле икәнен белә торып, ни өчен МиллиМәҗлес мондый адымга барды соң? Чөнки татар халкының да хәле гаятькуркыныч хәлдә булганга, Россиядә соңгы вакытта кабул ителгән законһәм карарларның милләтебезне юкка чыгару алдына китереп куйганга күрә,Милли Мәҗлес шушы соңгы адымга барырга мәҗбүр булды – татар халкыняклауны сорап, халыкара оешмаларга мөрәҗәгать итте. Без бу эшебез өченһич кенә дә үкенмибез, әгәр безнең бу адымыбыз Россияне урыс булмаганмилләтләр турында да кайгыртырга этәрә икән, әгәр мәгариф турындагызаконга яңадан милли компонент кире кайтарыла икән, әгәр Россия чындемократик юлга аяк баса икән, без куйган максатыбызының бер өлешенәирештек, дигән сүз, һәрхәлдә, безнең төп максатыбыз – татар халкыныңазатлыгы, Татарстанның дәүләт бәйсезлеге, чөнки без Россиядәмилләтебезнең киләчәген күрмибез. Грузиянең дәүләт бөтенелегенҗимереп, аның составында булган Көньяк Осетия һәм Абхазиянеңбәйсезлеген таныган Россия ни өчен үз составында дүрт гасыр ярымлыкколлыкта булган Татар халкының, Татарстанның дәүләт бәйсезлегентанырга теләми, киресенчә, кануни юл белән шушы мәсьәләне күтәргәнкешеләрне хөкем итәргә җыена? Нигә Косованың дәүләт бәйсезлегентаныган дөнья җәмәгатьлеге Россия золымы астында яшәргә мәҗбүр булгантатар халкының, Татарстанның фаҗигасен күрми? Моның өчен һәрвакытсугыш кирәкме икәнни соң?! Без бит үзебезнең Берләшкән МилләтләрОешмасына, дөнья халыкларына мөрәҗәгатебездә: “Татар халкы узенендэулэтчелеген кан коймыйча, демократик юл белэн, халыкара хокукнормаларына таянып торгызырга тели” дип язган идек бит! Инде ни өчен халыкара оешмаларга мондый мөрәҗәгать белән Татарстанҗитәкчелеге чыкмавына да җавап биреп үтәргә тырышыйк, чөнки аларныңкулында суверенитет турында Декларация /1990 ел, 30 август/, бәйсезлекбуенча референдум нәтиҗәләре /1992 ел, 21 март/ һәм шушыларныберкеткән Татарстанның яңа Конституциясе /1992 ел, 6 ноябрь/ бар идебит! Ә алар шушыларны тануны сорап дөньяның бер генә иленә дәмөрәҗәгать итмәделәр, милләтнең хокукларын үз вакытында халыкара яклаубелән ныгытып куймадылар, югыйсә, моның өчен Россиядә бик уңайлывакытлар бар иде бит! Чөнки Татарстан җитәкчеләре бу бәйсезлеккәүзләре дә әзер түгел иде, гомер буе Мәскәү тарафыннан билгеләп куелганҗитәкчеләргә үз шәхси бәйсезлекләре булса, шул җитте, һәм аларфорсаттан файдааланып, котырып байлык тупларга тотындылар. Ягъни, алармилләт бәйсезлеген шәхси бәйсезлеккә алыштырдылар. Татарстанның дәүләтсуверенитеты турында Декларацияне, референдум нәтиҗәләрен, хәттаКонституциянең үзен дә Мәскәү белән төзелгән Шартнамәгә алыштырдылар.Ягъни, халык күтәреп чыккан, милли зыялылар алып биргән бәйсезлектәнчигенү шулай әкеренләп, адым-адым барды, зур, изге төшенчәләр ялганкилешүләр белән каплана килде, боларга каршы чыккан хакыйкимилләтчеләр юлдан алып ташлана барды. Шуларга ирешкәч, МәскәүТатарстан түрәләренә: ”Уен бетте, абзыйлар!” диде, телебезгә каршызакон чыгарды, үзебезгә каршы җинаять эшләре ачты. Әйе, телебезне,динебезне, дәүләтчелегебезне яклаган өчен бүген безне хөкем итәләр,иртәгә исә бу җәза Татарстан түрәләренә дә килеп җитәргә мөмкин,аларны инде урлашкан өчен утыртырлар... Халыкта, “Татарстан җитәкчелеге сезнең бу хәлләрне беләме соң?”дигән сорау туарга мөмкин. Әйе, беләләр, мин үзем генә дә ТатарстанРеспубликасы Президенты Минтимер Шәймиевка бу мәсьәлә буенча икетапкыр мөрәҗәгать иттем, әмма ул бу хатларны Татарстан прокуратурасынаҗибәрде, алар исә Чаллы прокуратурасына юлладылар. Кыскасы, без кемнәрөстеннән зарланып язабыз, хатларыбыз яңадан шулар кулына килеп керде,Татарстан җитәкчелеге безне якламады, язмышыбызны җәза органнарынаботарларга тапшырды. Ә безгә карата мәхкәмә эше, чын мәгънәсендә,җәза, террор төсен алды. Гыйнвар аенда Чаллыда берьюлы дүрт кешенеңөенә, тагы дүрт оешманың офисына тентү-облава белән керделәр,архивларны, компьютерларны алдылар. Февраль енда ике кешенең, шулисәптән минем кызымның өендә берьюлы тентү-облавалар булды,архив-компьютерлар алынды, күп милләтчеләр ФСБга сорау алугачакырылды. Апрель аенда инде Мәскәүдә шул хәлләр кабатланды. Улвакытта мин бу эш буенча шаһит кына булсам да, 20 май көнне Төркиядәнкайтышлый Чаллы аэропортында мине ФСБ тоткарлады, телефоным тартыпалынды, әйберләрем тентелде һәм мине җәза органнарының сагы астында,мәҗбүри рәвештә Чаллы прокуратурасына алып киттеләр. Анда исә миңаурыс телендә генә Чаллыдан читкә чыгарга ярамау һәм минем инде җинаятькылуда шикләнелүче булуым турында карар укылды. Минем тикшерүнетатарча алып баруны сораган таләпләрем барысы да кире кагылды, ә бубит законда да каралган! Ә 29 май көнне, дүрт сәгатьлек сорау алганнансоң авырып китеп, хәлем начарайгач, мин кайтып киткәч миңа җинаятькылуда гаепле булу турында карар игълан ителгән, ул исә 3 июнь көннерәсми рәвештә бөтен Татарстанга яңгырады. Хәзер мин судны да миннәнбашка гына ясарлар һәм җинаятьче дип төрмәгә утыртып куярлар, дипуйлыйм, чөнки бөтен эшләр шуңа таба бара... Башта Шәймиевны,“Мөселманнар – террорист”, дип ышандырдылар, нәтиҗәдә, ул идарә иткәнчорда йөзләгән мөселман татар, ялган гаеп белән, төрмәләргә утыртылды.Хәзер Шәймиевны, “Татар милләтчеләре Россияне җимерергә телиләр” дипышандыралар, һәрхәлдә, милләтләргә каршы мондый фашистик алымнарыбелән Россияне алар үзләре җимерсә дә... Әмма милләт бар бит әле, кем төрмәгә утырса да, милләт калачак һәмул үз язмышын үзе хәл итәргә тиеш булачак. Әлбәттә, бернәрсәгә каршыкилмичә, Россия нәрсә таләп итсә, шуңа риза булып яшәргә дә мөмкин,һәм халыкның бер өлеше шулай эшләячәк тә. Әмма бу башта – телнең,аннан – диннең, аннан инде татар милләтенең үзенең дә бетүенә, җирйөзеннән юкка чыгуына китерәчәк. Россия инде йөзләгән милләтне шулайчәйнәп йотты, инде чират татарларга да җитте. Заманында дистәләгәнбәйсез дәүләтләр тоткан, дөньяга Атилла һәм Чыңгыз ханнар кебекҗиһангир ирләрне биргән, мең еллык тарихлы бөек мәдәният һәм әдәбияттудырган, урысларның үзләренә дә дәүләт төзеп биргән, аларга канын һәммалын биргән төрки-татарларга да юкка чыгар вакыт җитте... Россия,вампир кебек, һәрвакыт башка милләтләр хисабына яшәде, әле праваслаубайрагы астында, әле социализм идеясе белән бар дөньяны басып алыргателәде, инде ул эш барып чыкмагач, бар ярсуын үзендә яшәүче урысбулмаган халыклар өстенә юнәлдерде. Без, татарлар, бу урыс каһәренеңюлында аркылы торган беренче милләт идек, без бетсәк, башкалар бик тизавачак ... Менә шушы фаҗигане бөтен йөрәге, җаны-тәне белән аңлаган татарзыялылары, татар милләтчеләре, әлбәттә, моның белән үлгәндә дәкилешәчәк түгел иде һәм без килешмәдек тә. Безнең Россияагрессиясеннән яклау сорап халыкара оешмаларга мөрәҗәгать итүебез – уләле эшнең бер өлеше генә, төп эш барыбер үз милләтебез белән булыргатиеш. Тиз арада урыс тегермәнендә тартылып, юкка чыкмас өчен, без,татар милләтчеләре, түбәндәгеләрне тәкъдим итәбез:- Татарстан Дәүләт Советына тиз арада җыелып, Россия Федерациясенеңмилли компонентны юкка чыгарган 309нчы законын ТатарстанРеспубликасында үз көчендә түгел, дип игълан итәргә, чөнки ул канунТатарстан һәм хәтта Россия Конституцияләренә дә каршы килә;- Бу закон үз көчендә калган очракта, Татарстан халкына, бигрәк тәата-аналарга, укытучыларга, мәгариф хезмәткәрләренә һәм укучыларга аңабуйсынмаска, татар телендә укытуны элек ничек булган, шулай алыпбарырга;- Матбугат чараларында бу законның милләтебезне нинди фаҗигагәкитерәсен халыкка аңлатырга. Мәгариф турында законның 1 сентябрьдә1нче сыйныф балаларыннан гына башлануы халыкны алдамасын, чөнки шулрәвешле ун ел эчендә бер хәреф татарча белмәгән, укымаган һәм язмаганмәктәп балалары тәрбияләнеп чыгачак, моны һәркем белеп торырга тиеш.Тел китү белән, аның әдәбияте, мәдәнияте, тарихы да китә, милләт үзедә юкка чыга.- Милләтебезгә һәм динебезгә зыян китерә торган бер генә закон дататарлар тарафыннан үтәлергә тиеш түгел - барлык татар зыялылары,милли һәм дини оешмалар халыкка менә шуны аңлатырга тиешләр. Бу –гражданлык буйсынмавы, дип атала, ягъни, гражданское неповиновение. Халыкның шушылай үзен-үзе якларга көче җитәрме? Милләтнең язмышыхәл ителгәндә, татар җитәкчеләре кайсы якка басар – татар халкыняклармы, әллә безне юк итә торган Мәскәү законнарынмы? Халыкараҗәмәгатьчелек дөньяда тагы бер милләтнең – бу юлы инде татарларныңимперия золымы астында юкка чыгуларын тыныч кына карап торырмы? Төркихалыклар, мөселман илләре безне яклап үз сүзләрен әйтерме? Боларбарысы да безнең халкыбыз һәм дөнья белән ни дәрәҗәдә эшли алуыбызданда тора. Инде бар дөньяга ачыктан-ачык әйтергә кирәк – Россиядә татархалкының киләчәге юк, биредә безне урыслашу һәм христианлашу көтә,чөнки дәүләт сәясәте шулай куелган. Шуңа күрә без, татарлар, бары тикүзебезнең бәйсез дәүләтебезне торгызып кына милләт буларак исән калаалабыз. Моны һәр татар аңларга һәм һәр татар шуңа омтылырга тиеш! Безне нәрсә өчен хөкем итәләр? Безне милләтебезне саклап калырга теләгән өчен, татарныңдәүләтчелеген торгызырга теләгән өчен хөкем итәләр. Безне бу дөньяда татар булып, мөселман булып, тулы хокуклы кешебулып яшәргә теләгән өчен хөкем итәләр. Безне урыс булырга теләмәгәнөчен, аның динен алмаган өчен хөкем итәләр. Безне Россиянең чын фашистик йөзен һәм милләтләргә каршы алыпбарган мәкерле эшләрен дөньяга ачкан өчен хөкем итәләр. Без милләтара дошманлык тудырмыйбыз, киресенчә, татар халкын һәмилдәге башка милләтләрне Россия тарафыннан алып барылган шулдошманлыктан саклап калырга телибез. Без үзебезнең хаклы икәнлегебезне беләбез һәм империя мәхкәмәсендәүзебезне дә, милләтебезне дә ахыргача якларга әзербез. Фәүзия Бәйрәмова, Татар халкынын Милли Мэжлес рэисе. 2009 ел, 14 июнь.