суббота, 3 января 2009 г.

Яшәү белән бетү арасында...

Яшәү белән бетү арасында... 
 


  Кризис сүзенең татарчага төгәл тәрҗемәсе юк, әмма аны мәгънәви яктан аңлатырга була. Кризис – эшнең начар тәмамлануы, алга таба болай дәвам итә алмавы, дигән сүз, ул сәяси, икътисадый, рухи өлкәләрдә дә булырга мөмкин. Сәяси кризис булганда, гадәттә яңа сайлаулар уздыралар, хакимият алмашына, ил белән яңа җитәкчелек идарђ итә башлый. Әмма сәяси кризисның революцияләргә китергән очраклары да шактый, монда инде хәтта системалар да алмашына. Россиядә узган гасырда булган революцияләр, капитализмныэ социализмга, соңгысының яңадан капитализмга алышынуы шул хакта сөйли. 

  Икътисадый кризис исә илдә финанас мәсьәләләренең дөрес хәл ителмәвеннән, банкларның, биржаларның һәм аерым байларның, монополистларның бары тик талау сәясәте алып баруыннан килеп туа. Әмма талауның да чиге була, һәм хәрамга, гаделсезлеккә корылган бу система көннәрдән бер көнне үз капкынына үзе төшә. Шунысы кызганыч, бу икътисадый кризис бар кешегә дә диярлек тәэсир итә – байларның талап җыйган миллионнары дөрләп янса, бәяләр арту сәбәпле, ярлыларның соңгы тиеннәре җилгә оча... Халыкның сатып алу мөмкинлеге кимү сәбәпле, эшләп чыгарылган товар сатылмый, нштиҗәдә, бик күп заводлар ябыла, халык эшсез һәм акчасыз кала. Икътисадый кризис бик нык тетрәнүләргә, бәла-казаларга, зур үзгәрешләргә китерергә мөмкин, чөнки ул һәр кешегә кагыла.

  Рухи кризис та бик куркыныч, чөнки бу хлакның, кешелек сыйфатларының, милләтнең бетә баруын күрсәтә торган күренеш. Әгәр дөньяда, илдә, милләттә, гаиләдә яхшы белән начар урыннарын алыштырса, хәләлне – хәрам, дип, хәрамны исә хәләл дип аңлатсалар һәм шул рәвешле яши башласалар – димәк монда инде рухи кризис һәм монда да эшләр начар тәмамланачак. Кешелек рухи кризисның иң түбән дәрәҗәсенә төшеп, иң пычрак гамәлләр кыла башлаганда, Аллаһы Тәгалә бу кавемне төзәтергә үзенең пәйгамбәрләрен һәм китапларын җибәрә торган булган. Хәзер инде киләсе пәйгамбәрләр килеп бетте, иңәсе китаплар иңде, әйтеләсе сүзләр әйтелде, ә кешелекнең күпчелек өлеше һаман шул җаџилият юлында кала бирә... 

  Медицинада кризис хәле, дип, кешенең яшәү белән үлем арасындагы хәле әйтелә, ягъни, авыру я үлеп китә, я терелә башлый. Бүген дөнья өстенә ыжгырып килгән кризис та шуны хәтерләтә – я күпчелек бу хәлләрне күтәрә алмаячак, я кешелек тәүбәгә килеп, яңача яши башлаячак. Чөнки бу кризис кешелекне бөтен яктан чорнап алган – һәм сәяси, һәм икътисадый, һәм рухи өлкәләрдә эшләр бик начар тәмамланырга мөмкин. Чөнки кризис ул – ялган һәм ялгыш яшәүнең ачы нәтиҗәсе, бу ялгышларны төзәтми торып, дөнья кризис баткаклыгыннан чыга алмаячак. 

  Ни кызганыч, кризисның өскә килүенә һәркем диярлек өлеш кертте. Дөнья халкының бер өлеше бары тик акцияләр һәм процентлар хисабына яши башлады, бер өлеше исә үз мөмкинлекләрен чамаламыйча, муеннан бурычка, ягъни, кредитка кереп батты. Россия да шушы юлдан китте, соңгы ун елда йөзләгән банклар бары тик процент хисабына, миллионлаган кешеләр бары тик кредит хисабына яши башладылар. Ягъни, банклар арттырып алу исәбе белән теләсә кемгә кредит бирделәр, ә кешеләр ябырылып кредит ала башладылар, нәтиҗәдә, үз ихтыярлары белән бурычка кереп баттылар. Хәзер иң авыр хәл менә шуларныкы булачак, банклар, исән калу өчен, процентны тагы да арттырачак, ә эшсез калган яки завод-оешмалары туктап торган кешеләр бу акчаны банкларга кире кайтарып бирә алмаячаклар. Бу исә суд процесслары башланып, бурычыңны йорт-җиреңне, мал-туарыңны сатып түләргә кала, дигән сүз. Узган гасырның утызынчы елларында Америкада шушындый кризис башлангач, бар байлыгын югалткан һәм бурычын түли алмаган кешеләр күпләп үз-үзләренә кул салганнар иде. Мондый хәлләр бүген Россиядә дә күзәтелә. 

  Коръәндә “Аллаһ риба белән кергән малны һәлак итә”, диелгән. /”Бакара” сүрәсе, 276 аять./ Риба - ягъни, биргәннән арттырып алу, процентын күтәрү, дигән сүз. Кеше элек тә бер-береннән бурычка алып торган, әмма иманлы кешеләр моның өчен биргәннән арттырып сорамаган. Хәзер исә күпләр җиңел генә банктан кредит алалар да, үзләре үк рибага юл ачалар. Әле бер генә түгел, берничә әйберне берьюлы кредитка алалар – квартирадан башлап, чит ил машинасы, суыткыч, кесә телефоннарына кадәр кредитка алына. Һәм аны соңыннан банкларга 15-20 проценты белән арттырып түли. Аена 4-5 мең сум хезмәт хакы алган кешеләр бүген әнә шундый кредит-риба пәрәвезе белән чорнап алынган, кешеләр үз теләкләре белән банклар корган тозакка төшкәннәр һәм хәзер аннан ничек чыгарга белмиләр. Югыйсә, “Юрганыңа карап аягыңны суз” , дигән мәкалне истә тотып, чамаң хәленчә генә яшәргә кирәк тә бит! Юк шул, һәрберсенең тиз генә коттеждда яшисе, иномаркада җилдерәсе, Дубайларда ял итәсе килә, муеннан бурычка бата-бата, вакытлыча шуңа ирешәләр дә. Һәм моның өчен соңыннан гомерләре белән түлиләр.

  Кешеләрнең банкаларда акчаларын процент арттыру нияте белән саклаулары да шушы ук риба хисабына керә. Ягъни, ул акчаларның барыбер бәрәкәте булмаячак, чөнки Коръәндә “Әгәр риба белән мал алудан туктамасагыз, ул вакытта яхшы белегез! Аллаһуның һәм расүлнең сезгә каршы сугышуларын үзегезгә лазем иткән буласыз”, диелә. /”Бакара” сүрәсе, 279 аять./ Ягъни, тыелганын белә торып процент хисабына яшәүче кешегә каршы Аллаһ Үзе сугыш ачачак! Бәндә өчен моннан да куркыныч нәрсә була аламы?! Бүгенге көндә тиз һәм күп акча эшләү нияте белән төзелгән пирамидаларның җимерелеп төшүләре, кешеләрнең мал-мөлкәтсез, йорт-җирсез урамда калулары шушыны исбатламыймыни? Халыкны алдап ул акчаларны җыючыларның да байлыгы чит ил банкларында коры кәгазьгә әйләнеп калды, таланучылары да ыштансыз калды, кыскасы, барысы да алданды, чөнки Аллаһны алдап, аңа каршы китеп, бәхетле булырга теләгәннәр иде...

  Россиядә, шул исәптән Татарстанда да, Аллаһ тыйган тагы бер гамәл бик тирән тамыр җибәргән, ул – ришвәтчелек, ягъни, взятка алу һәм бирү. Әлбәттә, моны закон да тыя, әмма ил баштан алып, нигезенә кадәр ришвәттә утыра, моның шулай икәнлеген һәркем белә. Бу илдә министр-депутат урыннынан башлап, студент билетына кадәр барысы да диярлек сатып алына, зур исемнәр, дан-дәрәҗәләр сатыла, суд карарлары сатып алына, эшмәкәрлек ришвәт төртеп кенә бара... Ришвәтчелек, кода-кодагыйлык иманлы кешеләргә, чын талантларга үсәргә ирек бирми, аларны аяк астында, наданнарның ишек төбендә калдыра. Әлбәттә, мондый илнең, мондый тайгак юлдан киткән җәмгыятьнең киләчәге юк, һәм ул үзеннән-үзе кризиска килеп керә. 

  Әмма кризисның иң зур, иң куркынычы әхлак өлкәсендә күзәтелә. Монда инде дөньяның асты өскә килгән, яхшы белән начар урыннарын алыштырган, ясалма, гайре табигый тормыш бар көченә җәмгыятькә үтеп кергән. Монда зина – мәхәббәт, дип, җинаять – батырлык дип, алдау – осталык дип атала, монда азгынлык һәм оятсызлык “ комплексызлык” дип, шулар белән ризалашу – “толенрантность” дип йөртелә. Ил һәм җәмгыять шушы хәрам гамәлләргә ияләнде, шулар турында әсәрләр языла, фильмнар төшерелә, спектакльләр куела һәм шул “культура” битлеге астында кешеләргә күрсәтелә. Бу илдә аракы дәрья урынына ага, һәр гаиләдә диярлек сәрхүш яки наркоман яшәп ята, хатын-кызлар зина кылып, акча эшли, уйнаштан туган балаларны чүплеккә ыргыталар, картлар һәм балалар йортлары ятимнәр белән тулы... Татарстан телевидениесен җирәнмичә карый торган түгел – бөтен экран шәрә артистлар, чишенеп ташлаган татар хатын-кызлары белән тулы! Казан шәһәрен төнге клублар, отышлы уен йортлары, фахишәләр басып киткән... Нәрсә, бу – кризис түгелме?! Бу – иң куркыныч, иң шәфкатьсез, иң бетергеч кризис, чөнки ул җәмгыятьтәге кешелек сыйфатларын, әхлакны, иманны үтерә, юк итә. Башка кризислар менә шушы рухи, әхлакый кризисның нәтиҗәсе бит инде ул! Аллаџы Тәгалә бу хакта Коръәндә кат-кат кисәтә бит:

  “Кешеләрнең кылган фәхеш, хәрам эшләре сәбәпле җир өсте вә диңгезләр өсте бозылды, Аллаһудан җәза йөзеннән каты ачлык, йогышлы каты чирләр заһир булды – кылган бозык эшләренең бәгъзе гөнаһларына дөньяда ук газапны татытмаклыгыбыз өчен, шаять, бозыклыктан яхшылыкка кайтырлар, иман китереп һәм тәүбә итеп, төзәлеп мөселман булырлар.” /”Рум” сүрәсе, 41 аять./

  Димәк, бу кризис дигәннәре дә Аллаһтан җәза һәм сынау икән – ялгыш яшәгән өчен, гөнаһлар өчен, хәрам тормыш өчен... Кешелекне алда зур тетрәнүләр, зур үзгәрешләр көтә, кемдер – малсыз, кемдер җансыз да калырга мөмкин. Һәркем бу хәлләрдән ачы гыйбрәт алырга һәм үз тормышына бәя бирергә, анализ ясарга тиеш. Иманлылар бу хәлләрдн иманлары тагы да ныгып чыгар, чөнки алар тәкъдирнең яхшысы да, начары да Аллаһтан икәнлеген яхшы беләләр. Яхшысы – өйзәнең яхшылыкларың өчен, начары – кылган начарлыкларыћ өчен... Ә имансызлар исә бу кризистан тагы да имансызланырга, рәхимсезләнергә мөмкиннәр, шуңа күрә, бүгеннән үк җинаятьләр саны, талаулар артканлыгы күренә. Шуңа күрә безгә, мөселманнарга, татар халкына вәзгыятьне яхшы аңлап, бу хәлләрдән гыйбрәт һәм дәрес алып, тәшвишкә бирелмичә, бер-беребезгә ярдәм итеп бу авыр чорны уздырып җибәрергә кирәк булачак. Чөнки барысы да Аллаһы Тәгалә кулында, ә ул Үзенә буйсынганнарга, Ул кушканча яшәгәннәргә ярдәм итәчәк. Чөнки Коръәндә әйтелгән: 

  “Ий мөэминнәр, сезгә ирешкән бәла-казалар вә кайгылар үзегез кәсеп иткән гөнаһларыгыз сәбәпледер, шулай булса да Аллаһ гөнаһларыгызның күбрәген гафу итәдер.” /”Киңәш” сүрәсе, 30 аять./

  Әмма без үзебез яхшы якка үзгәрми торып, Аллаһ безнең тормышыбызны яхшы якка үзгәртмәячәк:

  “Аларга бу газап шул сбәпледер: Аллаһ бер кавемгә биргән нигъмәтен үзгәртми, ул кавем үзләрен үзгәрткәнгә чаклы.” /”Табыш” сүрәсе, 53 аять./

  Бу бер татар халкына гына түгел, бөтен кешелек җәмгыятенә кагыла, чөнки Коръән бөтен дөнья өчен иңгән. Кризисның кара канатлары бүгенге көндә мөселман илләренә генә кагылмый, калганнарын тигезләп килә. Әлбәттә, һәр ил, һәр халык, һәр кеше бу хәлләрдән үзенчә чыгарга, үзенчә исән калырга тырышачак. Әмма кризистан чыгуның юлы бер генә – хәләл юл белән, гадел яшәү. Аллаһ кушканча яшәү. Нинди шартларда да, КЕШЕ булып калу, КЕШЕ булып яшәү... Һәм кешелек, шул исәптән, татар халкы да шул вакытта гына исән калачак, бәхетле булачак. 

  Фәүзия Бәйрәмова,

  Татар халкыныћ Милли Мәҗлес рәисе. 
 


  2009 ел, 2 гыйнвар.

Комментариев нет: