суббота, 22 ноября 2008 г.

Габдрәшит Ибраһимовның милләт һәм ислам үсешенә керткән өлеше

Габдрәшит Ибраһимовның милләт һәм
ислам үсешенә керткән өлеше

  Габдрәшит Ибраһимов татар халкы һәм дөнья ислам тарихында тирән эз калдырган күренекле шәхес, беренче милли сәясәтче, дини мәгърифәтче, танылган журналист һәм дөньяны берничә тапкыр әйләнеп чыккан илгизәр сәяхәтче буларак билгеле. Егерменче гасыр башын ул чыгарган милли һәм дини газеталардан, аның татар милләтен һәм ислам динен яклап язган йөзләгән хезмәтеннән, ул төзегән сәяси партияләрдән, ул күтәргән ислам берлеге идеологиясеннән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Егерменче гасыр башында дөньяда ислам диненең торышын бүген дә Габдрәшит Ибраһимов китаплары буенча өйрәнәләр, татар халкының тарихын һәм дәүләти омтылышларын аның хезмәтләренә нигезләп аңлаталар, тырышлык, тәкъвалык һәм максатчан эшләү мисалы итеп Габдрәшит Ибраһимовны күрсәтәләр. Әмма шул ук вакытта аның артыннан “панисламист”, “пантюркист” дип сугылган мөһерләр дә тагылып йөрде, аны әле Япония шпионы, әле Германия, Төркия шымчысы дип яздылар, хәтта коммунистлыкта гаепләүчеләр дә булды, хәзер дә аның хезмәтләрен читкә кагырга тырышучылар, Габдрәшит Ибраһимовны наданлыкта гаепләүчеләр бар. 

 Кем соң ул – егерменче гасырның “тарихи кыңгыравыгы”, төрки-мөселманнарны гафләт йөкысыннан уянырга чакырып, туктаусыз чаң кагучы, япон императорларын ислам диненә өндәүче, төрек солтаннарын Антантага каршы күтәрүче, урыс министрлары алдына татар проблемаларын куючы Габдрәшит Ибраһимов кем ул? Бераз аның милли тамырларына, тормыш юлына да тукталып үтик. Ул үзе себер татары, 1857 елның 23 апрелендә /иске стиль/ Тубыл вилаятенең Тара шәһәрендә дин әһеле гаиләсендә дөньяга килә. Аның әтисе Гомәр хәзрәт җиде буын ахуннар нәселеннән була, әнисе Гафифә абыстай да Себердә данлыклы мәгърифәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Фазыл Тынкачевлар нәселеннән була. Габдрәшит Ибраһимов башлангыч дини белемне Себер мәдрәсәләрендә – Уыш авылында /1866/, Әлмәндә /1867-1871/, Яңавыл-Төмәндә /1872-1876/ һәм Казан төбәгендәге Кышкар мәдрәсәсендә /1877/ ала. Шушы вакыт эчендә ул империя төрмәләрен дә, ятимлек ачысын, акчасызлык газабын да татып өлгерә. Әмма Габдрәшит Ибраһимовны Аллаһ рәхмәтеннән ташламый, 1879-1884 елларда ул Мәдинә шәһәрендә төпле дини белем ала, Коръән-хафиз булып чыга, 1885-1892 елларда туган шәһәре Тарада имам-хатыйп һәм мөдәррис булып тора, 1892-1895 елларда Уфадагы Үзәк Диния нәзәратында баш казый вазыйфасын башкара, мөфти югында айлар буена аның урынына да кала.

Шушы чорда Габдрәшит Ибраһимов дөньяга сәяси күзлектән карый башлый, ул Россия империясендә яшәүче төрки-мөселманнарның хокуксызлыгын күрә, моннан чыгу юлларын эзли башлый. Шуңа күрә, Уфа Диния нәзәратында баш казый һәм мөфти вазыйфаларын башкарганда, ул мөселманнарның хокукларын яклап Петербургка, Россия эчке эшләр һәм мәгариф министрлыкларына хәтле барып җитә. Әмма Габдрәшит Ибраһимовның бу сәяси активлыгын патша хакимияте дә, аңа хезмәт итүче дин әһелләре дә кабул итми, нәтиҗәдә, акыл иясен кысырыклау, үз араларыннан этеп чыгару, эзәрлекләүләр башлана. Тормышына куркыныч янау сәбәпле, Габдрәшит Ибраһимов 1895 елда Россиядән китәргә мәҗбүр була, ул башта Төркиягә барып урнаша, аннан аның дөнья тирәли беренче сәяхәте башлана. Галәм тирәли өч елга сузылган бу сәяхәтендә Габдрәшит Ибраһимов Мысырда, Хиҗазда, Фәләстиндә, Италия, Австрия, Франция, Болгария, Сербиядә, Кавказда, Урта Азиядә, Төркестанда, Япониядә, һәм, әлбәттә, Төркиядә була. Бу сәяхәтнең төп максаты – дөнья халыклары, бигрәк тә, мөселман илләре белән танышу, аларга Россиядә бер хокуксыз яшәүче төрки-мөселманнар турында хәбәр җиткерү, татар бәйсезлеге һәм ислам берлеге өчен көрәштә юлдашлар табу, соңыннан болар хакында язып чыгу була.

 Һәм 1895 елны Истанбулда Габдрәшит Ибраһимовның беренче мәҗмугалары дөнья күрә, алар – “Ливаул Хәмд” һәм “Чулпан йолдызы” китап-брошюралары. Беренчесендә ул Россиядә татарларны урыслаштыру сәясәте алып барылуны фаш итә, милләттәшләрен Төркиягә һиҗрәт кылырга чакыра. Китап тиз арада бөтен Россия буйлап тарала һәм 1897 елгы Россиядә халык саны алуга нык комачау итә. Шушы китап сәбәпле, 19 гасыр ахырында һәм 20 гасыр башында 70 мең татар Россиядән Төркиягә күчеп китәләр. Бүген дә күпчелеге себер татарларыннан торган Бөгередәлек авылы халкы бирегә якташлары Габдрәшит Ибраһимов чакыруы буенча йөз ел элек Омски губернасыннан күчеп килгән булалар һәм хәзер дә биредә аны олылап, “Бабай” дип атап йөртәләр. 

Габдрәшит Ибраһимовның 1895 елда Истанбулда, соңрак Петербургта да басылып чыккан икенче китабы – “Чулпан йолдызы” брошюрасы Россия хакимиятен тагы да зур борчуга сала, чөнки ул биредә беренче тапкыр чын татар тарихын, татарлар арасында ислам дине таралу тарихын яза, урысларның татарларга каршы гасырлар буе алып барган юк итү сәясәтен фаш итә, милләттәшләрен патша самодержавиясенә каршы көрәшкә өнди. Бу китап тиз арада Россиядә тыелган китаплар исемлегенә кертелә, әмма шуңа карамастан, ул бөтен төрки-мөселманнарның, бигрәк тә, татар шәкертләренең өстәл китабына әйләнә.

Эзәрлекләү һәм кысу никадәр зур булса да, Габдрәшит Ибраһимов Россиядә калган төрки-мөселманнар белән арасын өзеп бетерми, ул гына да түгел, вакыты-вакыты белән Петербургка кайтып, фикердәшләре белән анда милли һәм дини газета-журналлар чыгаруга ирешә. Габдрәшит Ибраһимовны, хакыйкый рәвештә, Россиядә беренче татар матбугатына нигез салучы, дияргә була. Чөнки 1900 елны ул Петербургта “Миръат” /”Көзге”/ дип аталган журнал-альманах чыгара башлый, аның 9 ел эчендә Петербургта – 16, Казанда 6 саны дөнья күрә. Бу мәҗмугасында Габдрәшит Ибраһимов мөселман-татарларның эчке дөньясына, аларда гыйлемгә мәхәббәт тәрбияләүгә, хатын-кызлар мәсьәләсенә, әхлакка зур игътибар бирә, мәгърифәтчелекне алгы планга чыгара. Шулай ук аның дөнья тирәли сәяхәте турында язмалары соңрак “Аләми Ислам” китабында дөнья күрә. 1900 елда Габдрәшит Ибраһимовның Мысырда, аноним рәвештә, “Русиядә мөселманнар яки татар кавеменең тарихы” дип аталган китабын бастыруы да билгеле.

Егерменче гасыр башында, ягъни, 1900-1903 елларда Габдрәшит Ибраһимовның берничә тапкыр Япониягә барып чыгуы да билгеле. Әйткәнебезчә, Габдрәшит Ибраһимов татарларның хокуклары өчен Россиягә каршы көрәштә юлдашлар эзли, аны шулай ук япон халкының исламга карата җылы мөнәсәбәте дә бирегә тарта. Әмма патша хакимияте дә йоклап ятмый, алар төрки-мөселманнарны яклап, Россиягә каршы пропаганда алып барган Габдрәшит Ибраһимовны эзенә басып эзәрлекли баралар һәм япон хөкүмәтеннән аны тотып бирүне таләп итәләр. Шушы басымга түзә алмыйча, япон хөкүмәте Габдрәшит Ибраһимовны илдән чыгарып җибәрергә мәҗбүр була, ул Төркиягә кайтып урнаша һәм Россия империясенә каршы эшчәнлеген дәвам итә. Нәтиҗәдә, Россия хөкүмәте Габдрәшит Ибраһимовны Төркиядән дә кудыруга ирешә, һәм ул чикне үтүгә, кулларына богау салып, 1904 елның август башында Одесса төрмәсенә утыртып куялар, әмма мөселманнарның таләпләренә түзә алмыйча, ике атнадан аны төрмәдән азат итәләр.
Россиянең японнардан хурлыклы рәвештә җиңелүе, илдә башланган революцион процесслар татар зыялыларын, шул исәптән, Габдрәшит Ибраһимовны да рухландырып җибәрә һәм милләт хокуклары өчен көрәштә яңа юллар эзләүгә этәрә. Дөнья күргән Габдрәшит Ибраһимов милләтнең хокукларын шушы илнең парламентларына үтеп кереп якларга, дигән фикергә килә һәм Россиядә беренче мөселман партиясен төзү эшенә керешә. Одесса төрмәсеннән ул туп-туры Казанга кайта, аннан Петербургка юнәлә, мөселман-татар партиясе төзү максаты белән, Касыйм, Чистай, Уфа, Пермь, Троицки, Кызылъярда /Петропавел/, Иж-Бубыйда була, шулай ук Петербургта Кавказ һәм Кырымнан килгән вәкилләрне кабул итә. Нәтиҗәдә, Габдрәшит Ибраһимовның гаять зур тырышлыгы белән, 1905 елның августында Түбән Новгородта “Иттифак әл-мөслимин” партиясенең беренче корылтае була, 1906 елның гыйнварында Петербург шәһәрендә икенче корылтае, шул ук елның августында өченче корылтае уздырыла. Идел-Урал, Кавказ, Кырым, Урта Азия һәм Себер мөселманнары, тарихта беренче тапкыр, үз максат һәм таләпләрен уртак программага салып, милләтләрнең хокукларын яклап империягә каршы сәяси юл белән көрәш башлыйлар. Нәтиҗәдә, алар берничә чакырылыш Дәүләт Думасына үз депутатларын уздыра алалар, мөселманнарның, шул исәптән, татарларның да проблемалары дәүләт дәрәҗәсендә яңгыраш таба. 

Габдрәшит Ибраһимов бу елларда Россия мөселманнары арасында бик зур сәяси, милли һәм дини эшчәнлек алып бара, берсеннән-берсе эчтәлекле газеталар чыгара. Әйтик, 1905 елны ул Петербургта атналык татарча “Өлфәт”газетасын чыгара башлый, аның 85 саны дөнья күрә, шуннан соң аны патша хакимияте яба. 1906 елны Габдрәшит Ибраһимов гарәп телендә “Әл-Термиз” газетасын чыгара, аның исә утыз саны дөнья күрә, монысын да патша хакимияте ябып куя, чөнки бу газеталарның икесендә дә мөселманнарны берләшергә, татарларны үз хокуклары өчен көрәшергә чакырулар була. Моннан соң да әле Габдрәшит Ибраһимов туктап калмый, казах байлары ярдәмендә, казах талибәләре өчен “Сиркә” /”Рәхбәр”/ дип аталган газета чыгара, ул да ябылгач, 1907 елның апрелендә атналык әдәби-сәяси “Нәҗәт” /”Котылу”/ дип аталган газета чыгара, әмма ул нибары бер генә сан чыгып кала, мөхәррирне кулга алырга, дигән әмер килә. Бу – Россиядә бар милли азчылыкка, бар яктылыкка, мәгърифәтчелеккә каршы кара реакция еллары башланган чор була...

Россиядә аз булса да демократия булып алган бу елларда Габдрәшит Ибраһимов үзенең “Автономия яки идарәи мөхтәрият” дип аталган хезмәтен, “Тәрҗемәи хәлем” һәм “Мең дә бер хәдис шәрхе” китапларын чыгарып өлгерә. Аның “Автономия яки идарәи мөхтәрият” дип аталган китабы 1905 елны Петербург шәһәрендә дөнья күрә, ул үз эченә авторның “Өлфәт” газетасында чыккан мәкаләләрен һәм яңа хезмәтләрен ала. Бу хезмәтендә Габдрәшит Ибраһимов, татар милли сәясәтчеләреннән беренче булып, Россиянең дәүләт төзелеше структурасына үзгәрешләр кертергә чакыра, ягъни, рус булмаган халыкларга, автономия рәвешендә булса да, үз дәүләти берәмлекләрен төзү кирәклеген әйтә. Ул заман өчен бу бик кыю һәм яңа фикер булып тора, соңыннан ул “Иттифак әл-мөслимин” партиясе программасында да чагылыш таба.
 
“Тәрҗемәи хәлем” китабы исә 1905-1907 еллар арасында дөнья күргән булырга тиеш, чөнки шуннан соң Габдрәшит Ибраһимовның типографиясе ябыла. Бу әсәр бик самими рухта язылган, анда җан тетрәткеч вакыйгалар, ятимлек газаплары тасвирланган, шулай ук кыскача Себер тарихы һәм авторның нәсел шәҗәрәсе дә бирелгән. Бу әсәр буенча тарихны гына түгел, вакыйгаларга мөнәсәбәте илә, Габдрәшит Ибраһимовның иманлы холык-фигылен дә яхшы өйрәнергә мөмкин. Әсәр камил әдәби татар телендә, бүген дә укылырлык һәм тәэсирле итеп язылган. Шунысы куанычлы, 2001 елда бу китап Казан шәһәрендә яңадан басылып чыкты һәм укучылар өчен зур бүләк булды.
   
Шул ук чорда Петербургта басылып чыккан “Мең дә бер хәдис шәрхе” китабы төрек генералы Арифбәйнең шул исемдәге хезмәтенең тәрҗемәсе булып тора, әмма ул Габдрәшит Ибраһимовның заманга туры килерлек аңлатмалары белән баетылган була. Аларда Габдрәшит Ибраһимов дөньяда исламга карата нинди кысу барганлыгын, Россиядә яшәүче мөселман халыкларының хокуксызлыгын, көчләп чукындыру һәм урыслаштыру сәясәтен фаш итә, халыкны җиһадка чакыра. Шунысын да әйтергә кирәк, бу китап патша хакимияте тарафыннан шунда ук тыелган хезмәтләр исемлегенә кертелә һәм Габдрәшит Ибраһимовны эзәрлекләүләр тагы да көчәя төшә. Китапка арест салына, Габдрәшит Ибраһимовны бер елга төрмәгә ябырга, дигән карар чыгарыла. Шулай итеп, милләт, дин дип йөреп сакалы агарган, инде ике тапкыр Россия төрмәләрендә утырып чыккан 50 яшьлек Габдрәшит Ибраһимовның баш очында тагы богау чыңнары яңгырый башлый. Һәм ул бу кара реакция елларында Россиядән китеп торырга була, 1908 елның көзендә Казан, Уфа, Чиләбеләр аша башта – Кызылъярга, аннан Себер шәһәрләре Омски, Томски, Өркеткә килә, шуннан исә Монголия аша Кытай, Япониягә дә барып җитә. 
   
Шунысын да әйтергә кирәк, Япониядә Габдрәшит Ибраһимовны бик зурлап кабул итәләр, аның алдында иң дәрәҗәле кешеләрнең - императорларның, министрларның, зыялыларның ишекләре ачыла. Габдрәшит Ибраһимовка Япония буенча сәяхәт итәргә тулы мөмкинлек бирәләр, ул биредә тугандаш япон халкының тормышын өйрәнә, үзе дә аларга Россия әсирлегендә калган татарлар турында сөйли. Габдрәшит Ибраһимовның киң эрудициясе, акылы, иманы японнарны да таң калдыра, биредә тиз арада аның фикердәшләре тупланып өлгерә. Габдрәшит Ибраһимовның тырышлыгы белән биредә күп кенә японнар, шул исәптән, хөкүмәт кешеләре дә ислам динен кабул итәләр, нәтиҗәдә, 1909 елда биредә беренче мөселман җәмәгатьләре төзелә, “Азия-Гикай” дип аталган Япония мөселманнары ассамблеясе оештырыла, аның җитәкчесе итеп япон мөселманы Әбүбәкер Охара сайлап куела. Шул ук 1909 елны Габдрәшит Ибраһимов Токио шәһәрендә мәчет салырга рөхсәт ала.
   
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, үзенең Япониягә сәяхәтен Габдрәшит Ибраһимов мәкалә һәм хәбәрләр рәвешендә язып, почта белән юлдан ук Казанга җибәреп бара, аларны улы Мөнир “Бәянел-хак” газетасында бастырып чыгара. 1909 елда исә шушы мәкаләләрне туплап, Казанда Габдрәшит Ибраһимовның “Дәүре галәм” дип аталган китабы басылып чыга, аны бар халык яратып кабул итә. /Соңыннан бу китап, 92 ел үткәннән соң, Казанда да басылып чыга./ Габдрәшит Ибраһимов, 1909 елның җәендә, Хаҗ кылу максаты белән, Япониядән китәргә мәҗбүр була һәм аңа яңадан 1933 елда гына әйләнеп кайта, инде мәңгегә дип кайта...
   
Хаҗга Габдрәшит Ибраһимов айлар буе бара, юлында Кореяда, Кытайда, Сингапурда, Һиндстанда туктап, мөселманнар белән очрашулар уздыра, аларның тормышларын өйрәнә, Россиядә калган татарлар турында сөйли. 1910 елны ул Хиҗазга килеп җитә, Хаҗ кыла, аннан Бәйрүт, Сүрияләр аша Төркиягә килә. Габдрәшит Ибраһимов бу сәяхәте турында да җентекләп язып бара, нәтиҗәдә, “20 гасыр башында ислам дөньясы вә Япониядә мөселманнар” дип аталган, дин һәм тарих буенча энциклопедия булырлык китап туа, ул 1911-1913 елларда Истанбулда басылып чыга, аннан 1987 елны аны Төркиядә яңадан бастырып чыгаралар. Бу китап 1991 елны япон теленә тәрҗемә итеп тә чыгарылды, 2003 елны тулыландырып, Төркиядә тагы дөнья күрде. Габдрәшит Ибраһимовның “20 гасыр башында ислам дөньясы, чин вә Һиндстанда исламият” дип аталган китабы да шушы елларда Төркиядә басылып чыга, анда автор Төркестан, Себер, Монголия, Маньчжурия, Япония, Корея, Сингапур, Индонезия, Һинд уртауларында һәм гарәп илләрендә ислам диненең торышын җентекләп яза. Бу китаплар икесе дә энциклопедиягә тиң хезмәтләр.
   
Шулай итеп, Габдрәшит Ибраһимов 1910 елда Төркиягә килә һәм аның тормышында иң актив чорларның берсе башлана. Бу чорда Төркия үзе дә кайнап тора, анда яңа карашлы милли сәясәтчеләр барлыкка килә, төрек иленә эчке һәм тышкы һөҗүмнәргә каршы торырлык яңа идеяләр һәм яңа көчләр кирәк була. Танылган милли һәм дин сәясәтче Габдрәшит Ибраһимов, үзенең ислам һәм төрки берлеге идеясе белән, бу чордагы Төркия сәясәтенә бик туры килә, һәм ул башы-аягы белән шушы көрәш дөньясына чума. Ул, һәрвакыттагыча, үзенең эшен халык алдында лекцияләр укудан, ягъни, мәгърифәтчелектән башлый, Төркия буйлап йөргәндә, илдә һәм дөньяда барган сәяси вәзгыятьне аңлата, кешеләрне төрек-ислам берлегенә чакыра. Бу чорда Габдрәшит Ибраһимов төрек зыялылары белән тагы да нык якыная, алар белән берлектә, “Төрек Йорты”, “Төрек сүзе” журналларын чыгаруда катнаша, үзе исә “Мөселманнарның танышмасы” /1910/ һәм “Ислам дөньясы” /1911/ газеталарын чыгара. Бу эшендә аңа бигрәк тә Осман Җүди, Муса Бигиев нык ярдәм итәләр. Бу газеталарда Россия мөселманнарының хәле белән бергә, Балкан сугышы вакыйгалары да киң яктыртыла, алар аша Габдрәшит Ибраһимов мөселманнарны Төркияне яклап җиһад кылырга чакыра, бу фикерен Япония, Кытай, Һиндстан, Малайзия һәм башка илләрдә яшәүче мөселманарга да җиткерә. Ул язып кына калмый, шушы изге максатны халыкка җиткерү өчен, 1912 елда Көнбатыш Төркестанда, Әфганстанда, Һиндстанда һәм Хиҗазда була, кайда да мөселманнарны дөнья империализмына каршы берләшергә чакыра. Гомумән, Габдрәшит Ибраһимов бу чорда Госманлы империясенең бәйсезлеге һәм хәлифәтне саклап калу өчен идеология фронтында арысланнарча көрәшә, бәлки шушы хезмәтләре өчендер, аңа 1913 елның 23 октябрендә Төркия ватандашлыгы бирелә.
   
Госманлы дәүләтенең, хәлифәтнең күз алдында җимерелеп баруын, аны төрле яктан дөнья империализмы талавын Габдрәшит Ибраһимов бик авыр кичерә, һәм, яше шактый олы булуга карамастан, итальяннар Ливияне басып алгач, Мысыр аша яшеренеп, шунда чыгып китә. Биредә ул биш ай буе итальяннарга каршы көрәшүче төрек гаскәре арасында була, аларны үзенең ялкынлы чыгышлары, сүнмәс идеясе белән рухландыра, Истанбулга кайткач исә бу хакта конференцияләр уздыра һәм мәкаләләр яза. Шул ук вакытта Габдрәшит Ибраһимов Россиядә, урыс коллыгында калган милләттәшләрен дә онытмый, 1912 елны Истанбулда “Россиядә яшәүче төрки-татар мөселманнарның хокукларын яклау” комитеты төзи, аларның хокукларын яклап, Европа илләренә мөрәҗәгать итә башлый. Шунысын да әйтергә кирәк, Габдрәшит Ибраһимов татарларның хокукларын яклап, Европа илләренә мөрәҗәгать итүче беренче милли сәясәтче булгандыр, мөгаен. Ул язып кына калмый, шул мөрәҗәгатьләре белән Европага үзе дә чыгып китә. Әйтик, 1915 елда аның, Йосыф Акчура һәм тагы берничә иптәше белән берлектә, Россиядә яшәүче төрки-мөселманнарның хокукларын яклап, Софиягә, Венага, Берлинга һәм Цюрихка барганлыгы билгеле. Ул гына да түгел, Габдрәшит Ибраһимов җитәкчелегендәге бу хокук яклаучылар төркеме, Россиядә яшәүче төрки халыкларны яклауларын сорап, Америка президенты Вудро Вильсонга да мөрәҗәгать итә, аңа, “ Россия төркиләрен юкка чыгудан коткарыгыз!” дип телеграмма суга.
Беренче Бөтендөнья сугышы башлангач, Габдрәшит Ибраһимов алманнарга әсирлеккә төшкән татар-башкортлар язмышы турында да кайгырта башлый, Әнвәр Пашаның фатыйхасы һәм немецларның рөхсәте белән, ул 1915 елда Берлинга чыгып китә. Ул Берлиннан ерак булмаган Зоссен хәрби әсирләр лагерында мәчеттә имам вазыйфаларын үти, татар-башкорт хәрби әсирләре белән сөйләшүләр алып бара, аларны Төркиягә кайтып, дөнья империализмына каршы сугышырга өнди. Габдрәшит Ибраһимов 1916 елда, милләттәше Галимҗан Идриси белән берлектә, татар-башкорт әсирләре өчен “Җиһад-и ислам” газетасы да чыгара, анда да ул мөселманнарны берләшергә чакыра, Төркияне яклап, дөнья империализмына каршы изге сугышка күтәрелергә өнди. Габдрәшит Ибраһимовның бу чакырулары татар-башкорт әсирләренә тәэсир итми калмый, аларның бер өлеше, аерым полк булып, Төркиягә кайтып китә, Гыйракта инглизләргә каршы сугышларда катнаша, күп югалтулар кичерә, исән калган татар-башкортлар соңыннан Төркиядә һәм Япониядә урнашып калалар, араларында яңадан Россиягә кайтучылары да була. Татар-башкорт хәрби әсирләреннән торган 2 мең кешелек бу полк Төркия тарихына “Азия таборы” булып кереп кала.

1917 ел Россия тарихына гына түгел, Габдрәшит Ибраһимовның үз тормышына да зур үзгәрешләр алып килә. Күпчелек татар зыялылары кебек, ул да февраль революциясен шатланып каршы ала, ниһаять, патшаны бәреп төшергәннән соң, татар халкына да ирек килер, дип өметләнә. Шул нисбәттән, Габдрәшит Ибраһимов татарларның хокукларын яклау буенча Европада зур эшчәнлек җәелдереп җибәрә, Стокгольмга килә, Германиядә була, Лозаннада хокук яклаучыларның конференциясендә катнаша, анда Россиядә изелеп яшәүче халыкларның проблемаларын күтәреп чыга. 1917 елны ул гаиләсен дә Берлинга алып килә, бу чорда аның Тарага кайтып, татарларны азатлыкка өндәп йөрүе билгеле. 

1918-1922 елларда Габдрәшит Ибраһимов яңадан Россиягә кайта, татарларны, революцион форсаттан файдаланып, үз хокуклары өчен көрәшергә өнди. Аның Россиядәге бу чоры турында төрле фикерләр ишетергә мөмкин, Габдрәшит Ибраһимовны Ленин белән очрашкан, большевикларның идеясен яклап чыккан, дип тә сөйлиләр. Безнең кулыбызда моңа дәлилләр булмаса да, бу хәлне мөмкин эш, дип саныйбыз, чөнки ул елларда, чарасыз калган татар халкы һәм аның зыялылары, Россиядә теләсә нинди үзгәрешкә дә риза булганнар, шушы шартларда да татарлар өчен нидер эшләп калырга тырышканнар. Әмма Габдрәшит Ибраһимов бик тиз большевикларның кемлеген аңлап ала, чөнки илдә акларга һәм кызылларга бүленеп кан кою, ачлык, мәхшәр башлана. Ул арада ревком, “качкан һәм кире кайткан” буржуазияне хисапка ала башлый, милләтемә хезмәт итәм, дип илгә кайткан Габдрәшит Ибраһимов та шул кара исемлеккә эләгә. 1921 ел башында Тара шәһәрендә ЧК төзелә, алар дин әһелләрен, татар байларын һәм милли зыялыларны судсыз-нисез үтерә һәм җәзалый башлыйлар. Шушы хәлләрне үз күзләре белән күргән Габдрәшит Ибраһимов, 1922 елны, 65 яшендә, туган илен, Себерне мәңгелеккә ташлап китәргә мәҗбүр була. Соңыннан исә, аның исеме белән дә бәйләп, 1937 елда Омски өлкәсендәге мөселман-татарларга каршы җинаять эше ачыла, аларны “Милли Шура” дип аталган контрреволюцион оешма эшчәнлегендә гаеплиләр һәм 40 татарны атып үтерәләр, сигезен унар елга хөкем итәләр... 

Габдрәшит Ибраһимов исә үзенә таныш Себер юлы аша башта – Кытайга, аннан Шәркый Төркестанга килеп чыга, монда да туктаусыз татар-уйгыр халкын, казахларны милли азатлык өчен көрәшкә өнди, төрек-ислам берлегенә чакыра. Аннан соң ул Төркиягә кайта, чөнки гаиләсен дә 1918 елда ук Бөгередәлек авылына, милләттәшләре янына күчергән була. Габдрәшит Ибраһимов башта Истанбулда яши, аннан 1924 елларда Бөгередәлеккә күчеп килә, чөнки Истанбулда элеккеге төркичеләргә, бигрәк тә Габдрәшит Ибраһимов торган “Иттихади тәррәкый” партиясе әгъзаларына яшәү авырлашкан вакыт була. Габдрәшит Ибраһимов Бөгередәлектә дә күзәтү астында тора, 1929 елда ул бик авырлык белән Урта Азиягә чыгарга рөхсәт ала һәм анда бераз булганнан соң, тагы Япониягә юнәлә. Бу чорда ул Япониядә чыгучы “Яңа япон мөхбире” газетасы белән дә актив хезмәттәшлек итә, анда мәкаләләрен бастыра.

Төркиядә калган гаиләсенең авыр хәле аны яңадан 1929 елның ахырында Бөгередәлеккә кайтырга мәҗбүр итә.1930 елда Габдрәшит Ибраһимов Мысырда конференциядә катнаша, Төркиягә кайткач, анда ясаган чыгышы өчен аны Измирдә тотып алып, 25 маддә буенча сорау алалар, алга таба чит илләргә чыгып йөрүне тыялар. Ул арада 1931 елны Берлинда, “Яңа милли юл” журналының 2нче санында Гаяз Исхакиның “Коммунист хаҗи” дип аталган мәкаләсе басылып чыга, ул анда Габдрәшит Ибраһимовны советларга сатылуда гаепли. Бу сүзләр ил башлыкларына хәтле барып ирешә, әле кайчан гына Төркия өчен җиһад игълан иткән Габдрәшит Ибраһимовны берьюлы коммунистлыкта, динчелектә һәм милләтчелектә гаепли башлыйлар. Әлбәттә, бу сәбәп кенә була, дөреслектә исә төрек-ислам берлеге идеологы булган Габдрәшит Ибраһимов ул чорда илдә алып барылган сәясәткә туры килми, киресенчә, үзенең чыгышлары белән аңа комачау итә башлый. Нәтиҗәдә, төрек дуслары ярдәмендә, 1933 елның ноябрендә ул паром белән Мысырга кача, аннан Хиҗаз, Һиндстан, Шанхайлар аша Япониягә килеп җитә. Әмма Төркиянең җәзасы аны биредә дә куып җитә – Габдрәшит Ибраһимовны, 1935 елның 8 августында, Төркия кануннарын бозганы өчен, Төркия ватандашлыгыннан мәхрүм итәләр...

Ә Япония Габдрәшит Ибраһимовны кочак җәеп каршы ала, ул биредә императорлар һәм принцлар, министрлар һәм генераллар, япон зыялылар белән эш йөртә, төрки-мөселманнарның лидерына әйләнә. Аны Токиода яңа ачылган Җәмигъ мәчетнең имамы итеп куялар, хәтирәләрен язып барырга, эш кәгазьләрен тәртиптә тотарга махсус япон сәркәтибе билгелиләр, ил буенча ислам динен пропагандаларга бөтен мөмкинлекләрне тудыралар. Бу елларда Габдрәшит Ибраһимов мәгърифәтчелек, дәреслекләр язу һәм бастыру белән дә актив шөгыльләнә, әйтик, Габделхәй Корбангалиев оештырган “Матбагаи исламия” нәшриятында аның “Татар нәхүе” һәм “Татар сарфы” дәреслекләре басылып чыгуы билгеле. Нәтиҗәдә, Габдрәшит Ибраһимовның бу юнәлештә туктаусыз эшчәнлеге һәм абруе сәбәпле, 1939 елда Япония парламенты ислам динен илдә рәсми дин буларак таный. Габдрәшит Ибраһимов шулай ук япон дәреслекләренә исламият һәм төрки халыклар турында яңа бүлекләр керттерүгә ирешә, моңа кадәр ул китаплар шактый ялгыш белән чыккан була. Габдрәшит Ибраһимов ярдәмендә, аның укыту һәм аңлатулары сәбәпле, бу чорда күп кенә японнар ислам динен кабул итәләр, алар арасында зур хәрбиләр, интеллигенция вәкилләре дә шактый була. 

Ул шулай ук гасыр башында үзе төзегән “Азия-Гикай” җәмгыятен яңадан торгыза, аның ярдәмендә Малайзия, Индонезия, Һиндстанда яшәүче мөселманнарны милли азатлык көрәшенә әзерли. Бу чорда Габдрәшит Ибраһимов “азиячелек” теориясе өстендә дә нык эшли, Евразия халыкларын Япония тирәсендә, ислам байрагы астында тупларга хыяллана. Бу хәлләр Американы нык борчуга салганлыгы да билгеле, Габдрәшит Ибраһимовның Япониядә ислам дине таратуы турында Америка архивларында яшерен материаллар бүген дә саклана. Кайбер галимнәрнең язуынча, бу елларда Япониядә бер миллионга якын мөселман яшәгән, Европа илләре дә Япониядә ислам диненең шундый зур куәт белән таралуына борчылганнар, моны ислам белән берләшкән “сары хәвеф” дип атаганнар. Безнең фикеребезчә, 1945 елның августында Американың Японияга атом бомбасы ташлавы – ул ислам диненә каршы да ыргытылган бомба иде, бу фаҗигадән соң җирле халыкта ислам дине кайгысы калмады...
   
Бәхетенә, Габдрәшит Ибраһимов Япониядәге бу кара көннәрне күрмәде, ул 1944 елның 17 августында, 87 яшьтә Токио шәһәрендә вафат була, кабере Токиода. Шулай итеп, салкын Себердә туган, кояш чыгышы илендә җан тәслим кылган бөек Татар, милләт бабасы, ислам бөркете, тәкъдирендә язылган эшләрне иман белән башкарып, мәңгелек дөньяга күчә... Бүгенге көндә аның изге эшен оныклары, милләте һәм өммәте дәвам итә.
   
Нәтиҗә ясап шуны әйтергә кирәк: Габдрәшит Ибраһимов – беренче татар сәясәтчесе, беренче татар газеталары чыгаручы, мөселман-татарларның беренче хокук яклаучысы, беренче татар эмигранты-мөһаҗире, дин белән дөнья сәясәтен, милләт эшләрен бергә алып бару үрнәген күрсәтеп киткән беренче татар зыялысы. Аның дин һәм милләт эшләренә багышланган 280 хезмәте барлыгы билгеле, ул дистәләрчә газета-журналлар чыгаручы, китаплар язып калдыручы, беренче мөселман-татар партиясен төзүче, ислам динен пропагандалап, ярты дөньяны гизүче, йөзләгән шәһәр һәм авылларда, илләрдә булучы, мөселман-татарларны яклап, исламны пропагандалап, халыкара мөнбәрләрдән чыгышлар ясаучы, шул ук вакытта диннән дә чыкмыйча, Коръән белән тормышын алып барган мөселман кешесе. 
   
Габдрәшит Ибраһимов – ислам дине һәм татар милләте проблемаларын дөнья дәрәҗәсендә күтәрә алган беренче геополитик сәяәсәтче. Ул татар, төрек, гарәп, фарсы, рус, япон телләрендә иркен сөйләшкән, Коръәнне яттан белгән, башка милләтләргә дә хөрмәт белән караган чын зыялы. Бүгенге көндә Габдрәшит Ибраһимовның хезмәтләрен Төркиядә, Татарстанда, Мысырда, Сүриядә, Иорданиядә, Япониядә, Германиядә, Франциядә, Англиядә өйрәнәләр һәм күчереп бастыралар, аның иҗаты турында дөнья галимнәре фәнни хезмәтләр язалар. Туган Тара шәһәрендә исә Габдрәшит Ибраһимовның 150 еллык юбилеен җыеннар белән билгеләп үттеләр, аның рухына багышлап дога кылдылар, каһарман якташлары истәлегенә музей ачарга ният иттеләр. Милләт үзенең мондый фидакарь улларын онытмас, иншаллаһ!

 
Файдаланылган хезмәт:

Габдрәшит Ибраһимов. Дәүре галәм. Тәрҗемәи хәлем. – Казан: “Иман” нәшрияты. – 2001.
Abdurresid Ibrahim. Alem-I Isiam ve Japonyada Islamiytin Yayilmasi. 2 kitap.– Istanbul, 2003.
Ismail Turkoglu. Sibiryali Meshur Seyyah ABDURRESID IBRAHIM. – Ankara, 1997.
Ali Merthan Dundar. Panislamizmden Buyuk Asyaciliga. - Istanbul, 2006.
Akira Matsunaqa. Ayaz Ishaki ve uzaq serqdeki tatar turklere. – Baki, 2004. 
Bogrudelik Koy Rehberi. 100 yil anisina. – Konya, 2007.
Toplumsal Tarih. Turkya. – 1995, Nomer – 19 -20.
Larisa Usmanova. The turk-tatar diaspora in northeast asia. – Tokyo, 2008.
Айдар Хабутдинов. Лидеры нации. – Казань, 2003.
Рафаил Адутов. Татаро-башкирская эмиграция в Японии. Япониядәге кардәшләребез. – Набережные Челны, 2006.
Фарит Галимуллин. Публицистические произведения Г.-Р.Ибрагимова как источники для изучения татарского общественно-политического движения /начало XXв./. – 2003. Рукопись диссертации, библиотека Казанского Государственного университета. /Габдрәшит Ибраһимов буенча диссертация кулъязмасы, Казан дәүләт университеты китапханәсендә саклана./
Фәрит Галимуллин. “Ислам императоры” – Рәшит казый// “Казан утлары”. – 2000, № 3.
Фәүзия Бәйрәмова. Милләт бабасы // “Ватаным Татарстан”. – 2007, 5 май.
Фәүзия Бәйрәмова. Төркиядә татар авылы // “Шәһри Казан”. – 2007, 4-8 август.
Фәүзия Бәйрәмова. Татарның бөек мөһаҗире//”Мәдәни җомга”. – 2007, 8 июль.
Фәүзия Бәйрәмова. Төркия: шәһәрләр һәм шәхесләр // “Мәдәни җомга”. – 2008, 11 июль – 1 август.
Фәүзия Бәйрәмова. Себер иленә сәяхәт//”Казан утлары”. – 2008, № 8,9,10.
Фәүзия Бәйрәмова. Истанбул шәхесе//”Мирас”. – 2008, № 11.
Әбрар Кәримуллин. Япониядә төрки-татар матбагачылыгы // “Мирас”. – 1997, № 8.
Тәүфикъ Әйди. Габдрәшит Ибраһим// “Идел”. – 1991, № 1.
Исхакый Гатаулла. Габдрәшит хәзрәт Ибраһимов// “Казан утлары”. – 1994, № 5.
Ибраһим Мараш. Габдрәшит Ибраһимовның яңа табылган бер көндәлеге// “Гасырлар авазы” – 2002, № 1/2. 
Надир Дәүләт. Көнчыгыштагы татар-башкортларга ни булды? – Казан, 2005. 
Мөхәммәт Мәһдиев. Тарихи кыңгыравык // “Мирас”. – 1992, № 8.

 
Фәүзия Бәйрәмова,
язучы, тарих фәннәре кандидаты,
“Иттифак” татар милли бәйсезлек партиясе рәисе,
Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты әгъзасы.

Резюме:

 Габдрашит Ибрахимов – сибирский татарин, религиозный деятель, первый татарский геополитик, который сумел поднять национальный вопрос и проблемы ислама на международном уровне. Он жил долгую, сложную, в то же время очень интересную жизнь – родился в Сибире в 1857 году, умер в Японии в 1944 году, после себя оставил более 280 научных, религиозных и публицистических трудов. По трудам Габдрашита Ибрахимова сегодня ученые Турции, Татарстана, Японии, Германии, Франции, Англии, Египта, Иордании, Сирии и других стран изучают положение ислама в мире в начале 20-го века. Он и теоритик, и практик одновременно по решению проблем татарского народа и религии. Габдрашит Ибрахимов – первый издатель татарских газет и журнал в Российской империи в начале 20-го века, таких, как “Миръат”/1900/, “Олфэт” /1905/, “Аль-Термиз” /1906/, “Сиркэ”/1907/, “Нэжэт” /1907/, “Моселманнар танышмасы” /1910/, “Ислам доньясы” /1911/, Жихад-и ислам” /1916/ и другие. Габдрашит Ибрахимов – создатель первой тюрко-исламской партии “Иттифак аль-муслимин” в России в 1905 году, член центрального комитета этой партии, автор политической платформы партии “Иттифак”. Он оставил глубокий след в политической жизни таких стран, как Россия, Турция и Япония. Габдрашит Ибрахимов – первый татарский политический эмигрант, первый исламский политик тюркского мира и первый мусульманский путешествинник, который несколько раз обошел сотни стран мира, чтобы пропагандировать ислам и рассказать им о татарском народе.

Комментариев нет: