вторник, 31 марта 2009 г.

Сорау алулар дәвам итә

Сорау алулар дәвам итә

31 март көнне Казан шәһәренең ФСБ бинасында Милли Мәҗлес вәкилләре Зөһрә Айсина һәм Галишан Нурәхмәттән сорау алулар булды, сорау алуны Чаллы шәһәре прокуратурасы тикшерүчесе Рөстәм Галимуллин алып барды, шулай ук Казаннан һәм Чаллыдан ФСБ хезмәткәрләре дә катнашты. Сорау алучыларны узган елның 20 декабрендә Чаллы шәһәрендә булган Милли Мәҗлес җыены, бу җыелышта кемнәр катнашуы, анда кабул ителгән документлар, аларны кем язуы һәм интернетта кем таратуы кызыксындыра, алар шулай ук Милли Мәҗлес җитәкчеләре Фәүзия Бәйрәмова һәм Вил Мирзаянов турында да сорашалар.
Сорау алулардан аңлашылганча, прокуратура Милли Мәҗлес әгъзаларына каршы башлаган җинаять эшен ябарга җыенмый, киресенчә, ФСБ кысуы буенча, татар милләтчеләренә каршы шау-шулы суд процессы оештырырга уйлыйлар. Аналитикларның әйтүе буенча, бу эш милли республикаларны бетерү алдыннан юлдан милләтчеләрне алып ташлау өчен кирәк, чөнки бәйсезлек өчен көрәшкә алар гына күтәреләчәк. Татарстан җитәкчелеге һәм татар зыялылары әлегә милләтчеләр һәм җәза органнары арасындагы бу тартышны читтән генә күзәтә, әмма эшләр болай барса, чират аларның үзләренә дә җитәргә мөмкин.
Милли Мәҗлеснең матбугат үзәге.
2009 ел, 31 март.
******************
Милли Мәҗлесне һәм мөселманнарны яклап
Татар иҗтимагый үзәгенең 28 мартта Казан шәһәрендә узган юбилей корылтаенда Милли Мәҗлесне һәм мөселман-татарларны яклап резолюцияләр кабул ителде, аларны Милли Мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмова әзерләгән иде. Анда хокук саклау органнарының иҗтимагый оешмалар эшенә тыкшынуы кискен рәвештә тәныйтьләнә, бу халыкара нормаларны һәм Россия Федерациясенең “Иҗтимагый оешалар турында” законын бозу икәнлеге кисәтелә. Алар нигезендә, рәсми рәвештә теркәлгән Милли Мәҗлес үзенең җыелышларында теләсә нинди документ кабул итә һәм аларны теләгән урында тарата ала, бу аның эчке эше булып тора һәм дәүләт органнарының аңа катнашырга хакы юк.
Шушыларга нигезләп, корлытайда катнашучылар Милли Мәҗлескә һәм татар милли азатлык хәрәкәте активистларына каршы кузгатылган җинаять эшен сәяси яктан эзәрлекләү, дип бәяләделәр һәм бу эшне кичекмәстән туктатуны таләп итеп, бертавыштан резолюция кабул иттеләр.
Мөселман-татарларны яклап кабул ителгән резолюциядә дә Россиянең җәза органнары кискен тәнкыйтьләнә, бу илдә террорга каршы башланып киткән эшнең татар милләтенә каршы юнәлдерелгән булуы ассызыклана. Резолюциядә шулай ук Путин хакимияткә килгәннән соң ун ел эчендә Татарстанда йөзгә якын мөселман-татар ир-атының нахак гаеп белән төрмәләргә утыртылуы әйтелә, аларны яклап чыкмаган өчен Татарстан җитәкчелеге һәм ФСБ белән “Хисбу-тахрир”га каршы бергәләп эшләргә карар кабул иткән Татарстан Диния нәзарәте кискен тәнкыйтьләнә. Корылтай бертавыштан бу мөселман-татарларның эшләре яңадан каралырга, алар төрмәләрдән чыгарылырга, ә “Хисбу-тахрир”да гаепләнеп суд каршына баскан милләттәшләребез акланырга тиеш, дип карар чыгарды.
Милли Мәҗлеснең матбугат үзәге.
2009 ел, 31 март.

Комментариев нет: