вторник, 28 октября 2008 г.

НАЦИОНАЛЬНОЕ ПРАВИТЕЛЬСТВО ТАТАР


НАЦИОНАЛЬНОЕ ПРАВИТЕЛЬСТВО ТАТАР

26 октября в Казани состоялось очередное заседание президиума Милли Меджлиса, на котором были рассмотрены проблемы татарского народа, а также некоторые организационные вопросы. Участники выслушали новую концепцию председателя Милли Меджлиса Ильдуса Амирханова о национальной идеологии. Было также подчеркнуто, что в сложившейся международной ситуации нужно работать с учетом новых реалий. Признание независимости Косово, Южной Осетии и Абхазии толкает татарское национальное движение выступить с обращением к международной общественности с просьбой признания государственной независисмости Татарстана. С этой целью перед татарским национальным движением встает задача регистрации Милли Меджлиса как неправительственную организацию при ООН, а также сотрудничества с международными правозащитными оргаизациями в вопросах защиты прав татарского народа. С учетом этого, заместитель председателя Милли Меджлиса Фаузия Байрамова предложила восстановить предусмотренный уставом и успешно функционировавший в 1992-1994 годах Милли Назарат, т.е. национальное правительство. Участники заседания поддержали это предложение.

Таким образом, по решению президиума Милли Меджлиса, было восстановлено национальное правительство. Был избран председатель и члены правительства. Национальное правительство татар возглавил известный татарский соотечественник, проживающий в Америке, ученый и общественный деятель Виль Мирзаянов. В состав правительства также вошли: Хайретдин Кулечюз (журналист-международник, Германия), Иклил Курбан (ученый-историк, Турция), Роза Курбан (ученый-литератор, Турция), Зульфия Кадир (политолог, Татарстан), Фанзаман Баттал (писатель, Татарстан), Гусман Гумер (писатель, Татарстан), Карим Яушев (журналист-международник, Башкортостан). Также был избран еще один заместитель председателя Милли Меджлиса – известный общественный деятель из Набережных Челнов Фаик Тазиев.

В декабре этого года ожидается сессия Милли Меджлиса, на котором будет принято обращение к международной общественности о признании независимости Татарстана.

Пресс-центр фонда историко-культурного наследия.

27 октября, 2008.
Милли мәҗлес үзе татар халкы парламенты вазифасына дәгъваласа, нәзарәтләр исә аның башкарма идарәсе булырга тиеш.


Милли Мәҗлес президиумы әгъзаләре


26 октябрьдә Казанда Татар халкы Милли Мәҗлесенең президиумы утырышы узды.

Башка милли чаралардан аермалы буларак, якшәмбедә узган утырышта матбугат әһелләре дә, кайнар сәяси нотык тоткан җәмәгать эшлеклеләре дә булмады. Фәүзия Бәйрәмова җитәкчелегендә узган утырышта, татар халкының хокукларын дөнья җәмәгатьчелеге дәрәҗәсендә яклау, халыкара кимәлгә күтәрү хакында сүз барды. Шул максаттан, президиум, 1992 елдагы Милли Мәҗлес кануннарына яраклы рәвештә, Нәзарәтләрне яңадан торгызу турында карар кабул итте. Милли Мәҗлес үзе татар халкы парламенты вазифасына дәгъваласа, нәзарәтләр исә аның башкарма идарәсе булырга тиеш, дип белдерелде әлеге җыенда.


Татар халкы Милли Мәҗлесе 1917 елда ук оеша. Ул Идел – Урал дәүләтен игълан итеп өлгерә, әмма большевиклар тарафыннан куып таратыла.


1992 елда, татар милли хәрәкәтенең кайбер оешмалары тарафыннан яңадан Милли Мәҗлес туплана һәм аны оештыручылар 1917 елдагы Мәҗлеснең дәвамчылары итеп күрсәтә. Ул вакытта Мәҗлес рәисе итеп Тәлгать Абдуллин сайлана. Ике елдан соң узган Корылтай Мәҗлес рәисе итеп Фәүзия Бәйрәмованы сайлый.


Соңрак, Милли Мәҗлесне икешәр ел Айдар Хәлим һәм элекке мөфти Габдулла Галиулла җитәкләде. Соңгы елларда Милли Мәҗлестә танылган мәгърифәтче Илдус Әмирхан рәислек итә.


Элегрәк милли Мәҗлес Татарстан парламенты урынына дәгъваласа, Фәүзия Бәйрәмова җитәкли башлагач, Милли Мәҗлес татар халкының җирле үзидарә органнары – мәхәлләләр төзү өстендә эшли башлады. Милли Мәҗлес иҗтимагый оешма буларак дәүләт органнарында теркәлми. Бу елларда Милли Мәҗлес сәясәттән читтәрәк торды, аның эшчәнлеге күбрәк татар халкының милли үсеше плотформасын эшләүгә күчте. Илдус Әмирхан шул максат белән, Татар Кануны, Гаилә кодексы, Милли мәгариф кануны кебек саллы мәгърифәти нигезнамәләр булдырды. Алар Милли Мәҗлес утырышларында расланды.


Вил Мирзаянов
26 октябрьдә узган Милли Мәҗлес президиумында Нәзарәткә сигез кеше сайланды. Шулай итеп, Милли мәҗлеснең башкарма идарәсен Казаннан Зөлфия Кадыйр, Госман Гомәр, Фәнзаман Баттал, Башкортостннан Кәрим Яушев, Төркиядән Иклил Корбан, Роза Корбан, Алманиядән Хәйретдин Гөләчйөз, Америкадан Вил Мирзаянов җитәкләячәк. Диссидент-галим Вил Мирзаянов баш нәзир дә булып торачак.


Моннан тыш, президиум утырышы Милли Мәҗлес җитәкчелегенә дә үзгәрешләр кертте. Хәзер рәис булып торган Илдус Әмирхановның тагын бер урынбасары сайланды. Ул Чаллыдан Фаик Таҗи. Моңа кадәр Илдус Әмирханның бары тик бер генә урынбасары- Фәүзия Бәйрәмова гына бар иде.


Шунысын да әйтергә кирәк, Милли Мәҗлес рәисе Илдус Әмирхан, нәзарәт әгъзалары итеп яңа әгъзаләрне сайлау белән риза булмавын белдерде.


Президиум декабрь аенда Чаллыда Милли Мәҗлеснең сессия утырышын уздыру турында карар кабул итте.


Милли Мәҗлес соңгы елларда зур-зур чаралар уздырмады, күбрәк идеологик эш алып барды. Сәясәттән иҗтимагый эшкә күчкән, милләт турында күпсанлы китаплар язган Фәүзия Бәйрәмова исә, Милли Мәҗлеснең эшчәнлеген элекке хәлендә тергезү максатында актив эшли башлады.